news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россиянең еш телгә алына торган 5 губернатор-блогеры рейтингына кергән

«Медиалогия» компаниясе тарафыннан төзелгән рейтинг лидеры – Мәскәү мэры Сергей Собянин.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең еш телгә алына торган 5 губернатор-блогеры рейтингына кергән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның сентябрь ае нәтиҗәләре буенча, бер баскычка югары күтәрелеп, иң еш телгә алына торган 5 губернатор-блогер арасына кергән. Рейтингны «Медиалогия» тикшеренү компаниясе төзегән.

Рейтингта Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровны бишенче урыннан сигезенче баскычка төшкән. Бишенче урында - Рөстәм Миңнеханов. Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Владивостокта узган Көнчыгыш икътисади форумыннан урнаштырган фотолар аңа шундый нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән.

Шул ук вакытта рейтингтагы беренче дүрт позиция үзгәрешсез калган. Әлеге урыннарны Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов били.  

news_right_1
news_right_2
news_bot