news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды

Мөфти әлеге бүләккә традицион рухи кыйммәтләрне, республикада конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклауга сизелерлек өлеш керткәне өчен лаек булды.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге югары бүләк мөфтигә традицион рухи кыйммәтләрне, республикада конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклауга сизелерлек өлеш керткәне өчен тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдингә борынгы Болгар шәһәрен яңадан торгызу, Болгар ислам академиясен төзүдә ярдәм күрсәткәне, шулай ук 922 елда ислам динен рәсми төстә кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены»н үткәрү башлангычы белән чыкканы өчен рәхмәт белдерде.

Чарада шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100