news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россиядә төбәк башлыклары медиарейтингында беренче унлыкка керде

Идел буе федераль округында төбәк җитәкчеләре арасында Татарстан Президенты өченче урынны алды.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә төбәк башлыклары медиарейтингында беренче унлыкка керде
tatarstan.ru

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Россия төбәкләре башлыклары рейтингында үз позицияләрен яхшыртты. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.

Июнь нәтиҗәләре белән чагыштырганда, позицияләрен ике баскычка яхшыртып, Рөстәм Миңнеханов Федерация субъектлары җитәкчеләре арасында унынчы урынны алды.

Массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну буенча алдынгылар өчлегенә Мәскәү мэры Сергей Собянин, Хабаровск крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Михаил Дегтярев, шулай ук Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев керде.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингында Татарстан Президенты, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитиннан һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан гына калышып, өченче урынны саклап калды.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшыруы медиа даирәсендә кызыксыну уятты.

«Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановның сайлау штабының беренче утырышы узды, дип хәбәр итте», диелә рейтинг материалларында.

Моннан тыш, Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның Татарстанга килүе дә игътибарсыз калмады, ул Иннополиста Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot