news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән очрашты

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

«Очрашуда катнашучылар Казанда узган Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр координация советы утырышы нәтиҗәләре хакында фикер алышты», - дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Омбудсменнар советы утырышы 16 майда Татарстан башкаласында узды. Анда катнашучылар гражданнарның хезмәткә хокукларын тәэмин итү буенча төрле актуаль мәсьәләләрне (мисал өчен, хезмәткә түләү буенча бурычларны каплау, һөнәри белем бирүнең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру һ.б.) карады.

Утырышта шулай ук Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot