Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Россиядә ислам финансларының үсешенә ярдәм итү кирәклеге турында әйтте
Татарстан Президенты KazanSummit 2019 киңлекләрендә оештырылган SberTalk дискуссия мәйданчыгында булды.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә ислам финансларының үсешенә һичшиксез ярдәм итү кирәклеге турында белдерде. Ул моны «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисади саммиты кысаларында Саклык банкы оештырган SberTalk дискуссия мәйданчыгында әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы ислам финанславы инструментларын үстерүгә зур игътибар бирә, диде. «Татарстан үз чиратында бу башлангычка һәрвакыт ярдәм итәчәк», - дип белдерде.
Дискуссия мәйданчыгында ислам финанс инструментларын Саклык банкы бизнес-моделенә кертү нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, сессиядә катнашучылар Россиядә ислам финансларының агымдагы үсеше һәм Фарсы култыгы илләре партнерлары белән Россия эшкуарларының хезмәттәшлек потенциалы турында фикер алыштылар.
Шулай ук чарада яңа ислам PayZakat – ясалма интеллектка нигезләнгән иганә җыю һәм бүлү өчен цифрлы түләү системасы проекты тәкъдим ителде. Бу хакта Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы матбугат хезмәте билгеләп үтә.
- «Татар-информ» моңа кадәр «Ак Барс Капитал» идарә компаниясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек турында килешү төзегәнлеген хәбәр иткән иде. Документ ислам нормалары нигезендә кыйммәтле кәгазьләрне сайлап алуны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
- Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисади саммиты 24 апрельдә ачылды. Чарада 72 илдән һәм Россиянең 38 төбәгеннән 3 меңнән артык делегат катнаша. Саммитның эшлекле программасы 50 тематик сессияне үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз