news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россиядәге Вьетнам илчесен Татарстанга чакырды

Нго Дук Ман Россиядә рәсми рәвештә үз вазифаларына 2018 елның гыйнваренда керешәчәк.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә яңа гына билгеләнгән Вьетнам илчесе Нго Дук Манны Татарстанда булып китәргә чакырды. Бу хакта ул Хошиминда булган очрашуда җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты дипломатка төбәккә 2018 елның язында килергә тәкъдим итте.

Нго Дук Ман Россиядә рәсми рәвештә үз вазифаларына 2018 елның гыйнварында керешәчәген җиткерде. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка Хошиминга эшлекле сәфәре һәм Вьетнам белән багланышларны үстерүдә кызыксыну белдерүе өчен рәхмәтен җиткерде.

Очрашуда Вьетнам ягыннан Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры урынбасары Нгуен Тхе Хынг катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot