Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары белән очрашты
Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләште, алга таба эшчәнлек итү адымнарын билгеләде
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе урынбасары - РФ Үзәк банкының ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Мидһәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләште, алга таба эшчәнлек итү адымнарын билгеләде. Очрашу барышында Сергей Швецов Россия төбәкләрендә кайбер инвестиция проектларын тормышка ашыру турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, Казанда югары технологияләр өлкәсе технопаркы - ИТ-паркка сәфәрдән алынган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Искәртеп узабыз: Россия Федерациясе Үзәк банкы җитәкчелеге вәкилләре Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килде. Бүген алар Казанда ИТ-паркта булды, анда кунакларга әлеге инновацияле мәйданчыкны тәкъдим итү оештырылды, шулай ук ИТ өлкәсендә башка проектлар белән дә танышты. Моннан тыш, көннең беренче яртысында Сергей Швецов ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән дә очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз