Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия җыелмасын EuroSkills-2018дә җиңүләре белән котлады
Россия EuroSkills Budapest-2018 һөнәри осталык чемпионатында медаль биремендә тәүге тапкыр беренче урынны алды.
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең милли җыелмасын EuroSkills Budapest 2018 һөнәри осталык чемпионатында яулаган җиңүе белән котлады.
Республика Президенты үзенең Instagram аккаунтында Россия җыелмасының фотосын урнаштырган. Котлауларга социаль челтәр кулланучлары да кушылган: “Котлыйбыз!”, “Горурланабыз!”, “Без булдырабыз!” дип язганнар.
Россия EuroSkills һөнәри осталык чемпионатында медаль биремендә тәүге тапкыр беренче урынны алды. Шулай ук Россия командасы 29 катнашучы ил арасында иң күп алтын медаль яулады.
Татарстан катнашучылары җыелмага берничә алтын медаль китерде: Альберт Минеев “CAD Инженер дизайны” компетенциясендә беренче урын алды. Ә Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов “Мобиль робот техникасында” иң яхшылары дип табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз