news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләренә лидерлык дәресе үткәрде

Татарстан Президенты Татарстанда “Бердәм Россия яшь гвардиясе” форумында катнашучылар белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләренә лидерлык дәресе үткәрде
архив/Ильнар Тухбатов

(Югары Ослан районы, 19 апрель, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Россия куәтле, алдынгы һәм уңайлы булырга тиеш. Яшь лидерлар алдында әлеге бурычны тормышка ашыру тора. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Татарстанда узучы “Бердәм Россия яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы федераль мәгариф форумында катнашучылар белән очрашуда әйтте.

“Әлеге форумны кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә. Бу башка төбәкләрдәге мәсьәләләр һәм алга куелган бурычлар белән танышу дигән сүз. Сез киләчәгегезне планлаштыручы яшь кешеләр, шунлыктан башкалар тәҗрибәсе сезгә кызыклы булыр. Без дә уңай тәҗрибәне алып, үзебезнең эштә кулланырга тырышабыз”, - диде Татарстан Президенты яшь буынга мөрәҗәгать итеп.

Республика лидеры залда утыручы яшьләргә үзенең хезмәт биографиясен сөйләде. Рөстәм Миңнеханов урманчы гаиләсендә туган. Кечкенәдән хезмәткә өйрәтелгән, өлкән сыйныфларда район үзәгендә укыган, аннан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән. Укуын төгәлләгәч, инженер, энергетик булып эшләгән.

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә күп укырга һәм үзләрен төрле юнәлештә сынарга, инициативалы һәм энергияле булырга тәкъдим итте. “Сез – яшьләр һәм перспективалылар. Үзегезне сынагыз һәм алга атлагыз”, - дип билгеләп үтте ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot