news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләре оешмасы җитәкчесе белән очрашты

Алар төбәктә дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләре турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләре оешмасы җитәкчесе белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләре оешмасы башлыгы Александр Бугаев һәм Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.

Алар төбәктә дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләре, яшьләр берлекләренең конкурс һәм грантлар алуда катнашулары, карьера үсешендә социаль лифтлар турында сөйләштеләр.

Казанда бу көннәрдә Яшьләр коммерцияле булмаган оешмаларының Бөтенроссия кадрлар мәктәбе уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot