Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы турында: Бу – искиткеч яхшы мәйданчык, дип саныйм
Рәсми затлар үзләрен тәкъдим итүче технологик компанияләрдән торган күргәзмәне карап чыкты.
(Иннополис, 27 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Андрей Фурсенко Иннополиста Россия венчур форумын ачып җибәрде.
"Без чираттагы тапкыр очрашабыз, бу юлы яңа мәйданчыкта Иннополиста махсус икътисади зонада җыелырга уйладык. 10 ел безнең форум Казан исемен йөртә иде, бүген ул Россия форумы дип атала. Бу – искиткеч яхшы мәйданчык, дип саныйм. Аралашу яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудырыр дип ышанам", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга. Президент биредә компания һәм инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырылачагына ышанычын белдерде.
Форум ачылышыннан соң, рәсми затлар үзләрен тәкъдим итүче технологик компанияләрдән торган күргәзмәне карап чыкты.
Тиздән "Технологик эшмәкәрлек 4.0: глобаль конкуреннтлыкка сәләтлек һәм төбәктә уникальлек" темасына пленар утырыш башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз