news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖнең тимер юл тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәсендә катнашты

Чара Мәскәүдә, «Россия тимер юллары» ААҖнең үзәк офисында узды

 (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тимер юл тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.  Чара  «Россия тимер юллары» ААҖнең Мәскәүдәге үзәк офисында узды.

«Россия тимер юллары» ААҖ президенты Владимир Якунин үткәргән киңәшмәдә шулай ук федерациянең берничә субъекты җитәкчеләре катнашты.

РТЮның төбәкләрдә эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, хәзерге вакытта «Мәскәү – Казан» югары тизлекле магистраль төзелеше проектын нигезләү буенча эшләр тулы күләмдә башкарылган. Белгечләр фикеренчә, трассаны куллануның беренче 12 елында хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшлекле активлык үсеше хисабына тулаем эчке продуктның үсеше 11,7 трлн. сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте “Татарстан - Яңа гасыр” материалларына сылтама белән белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100