news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Россия төбәкләрендә үзмәшгуль кешеләр өчен салымга ихтыяҗ булачак

Владимир Путин махсус салым режимын кертү тәҗрибәсен бөтен илгә кертү тәкъдимен хуплады.

Рөстәм Миңнеханов: Россия төбәкләрендә үзмәшгуль кешеләр өчен салымга ихтыяҗ булачак
tatarstan.ru

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан тәҗрибәсе буенча махсус салым режимына Россиянең барлык төбәкләрендә ихтыяҗ булачак. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган коллегиядән соң журналистлар белән аралашканда әйтте.

«Безнең илнең дүрт төбәге сынау проектында катнаша, тагын 19 төбәктә карар кабул ителде. Мин моны бик дөрес карар дип әйтә алам. Республикада 55 мең кеше үзмәшгульлеген оештырды. Бу чыннан да бик уңайлы, бигрәк тә яшьләрнең кредит тарихы барлыкка килә», — диде республика Президенты.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин утырышта сынау проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

«Халык белән өч принцип буенча эшлиләр, бу — гади, отышлы һәм легаль. Республикада эксперимент шактый уңышлы башланды, дип саныйм. Бүген 55 меңнән артык кеше һөнәри керем буенча салым түли. Моннан тыш, башка төбәкләрдән 5 меңнән артык салым түләүче бар», — диде ул үз докладында.

Марат Сафиуллин искәрткәнчә, элек Татарстанда үзләренең эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәмәгән гражданнар өлеше 70 процент тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин бөтен илгә үз мәшгульлекләрен оештыручылар өчен махсус салым режимын кертү тәҗрибәсен тарату тәкъдимен хуплады. Элегрәк бу тәҗрибәне 4 төбәк кенә кулланган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100