news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләренең халык рейтингы унлыгына кергән

Татарстан Президенты 3,44 индексы белән җиденче урынны били.

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләренең халык рейтингы унлыгына кергән
архив/Регина Гумарова

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләренең халык рейтингы унлыгына кергән. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләрен «Губернаторы.ru» проекты экспертлары тәкъдим иткән.

Татарстан Президенты 3,44 индексы белән җиденче урынны били. Рейтингта беренче урынны Удмуртия Республикасы башлыгы 4,03 индексы белән Александр Бречалов алган, икенче урында – Дагыстан Республикасы башлыгы Владимир Васильев (3,95).

Кулланучылар субъект башлыклары эшен төбәк халкының яшәү сыйфаты, эшлекле климат, юллар сыйфаты һәм инфраструктура, мәгълүмати ачыклык һ.б. күрсәткечләр буенча бәяли. Барлыгы 30 мең чамасы кеше үз бәясен биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot