news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләре рейтингында өченче урында калган

Рейтинг политологлар, политтехнологлар, медиаэкспертлар һәм журналистлар арасында сораштыру нигезендә төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләре рейтингында өченче урында калган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов июль аенда сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы әзерләгән Россия субъектлары җитәкчеләре йогынтысы рейтингында позицияләрне саклап калды. Татарстан Президенты уртача 7,13 балл белән өченче урынны алды.

Рейтингта беренче урынны, бер ай элек кебек үк, Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенче урынны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров алды. Татарстан Президенты артыннан Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Санкт-Петербург башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Беглов та бар иде.

«Әлеге рейтинг эксперт сораштыруы ябык анкеталаштыру ысулы белән үткәрелә. Анда 27 эксперт - политологлар, политтехнологлар, медиаэкспертлар, журналистлар катнаша», - дип аңлатыла рейтингка комментариендә.

Экспертлар башта анкетада тәкъдим ителгән һәр кандидатның йогынтысын бәялиләр, ә аннары эксперт бәяләренең уртача арифметик әһәмияте билгеләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100