news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыклары рейтингында дүртенче урынга күтәрелде

Татарстан Президенты Россия Федерациясе субъектларының «бик көчле йогынтыга ия» башлыклары рәтенә керә.

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыклары рейтингында дүртенче урынга күтәрелде
татар-информ архивы

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының абруйлы башлыклары рейтингында үз позицияләрен яхшыртты. Бу хакта Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сентябрьдә республика Президенты рейтингта бишенче баскычта иде, ә октябрьдә бер баскычка югарырак күтәрелде. Рөстәм Миңнехановны бары тик Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов кына узган.

Лидерлар бишлегендә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин да бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot