news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры белән очрашачак

Россия спорт министры Казанның кайбер зур спорт учреждениеләрендә булачак.

Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры белән очрашачак
архив tatarstan.ru

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында берничә киңәшмә уздырачак, шулай ук Россия спорт министры Павел Колобков очрашып сөйләшәчәк. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртән Рөстәм Миңнеханов дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, шул исәптән торак һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрергә планлаштыра. Гадәттәгечә, Татарстан Президенты Республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм инвестпроектрларны гамәлгә ашыру турында докладлар тыңлаячак.

Киңәшмәдән соң Рөстәм Миңнехановның эш графигында Россия спорт министры катнашында берничә чара планлаштырылган.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Павел Колобков «спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешманың Күзәтчелек советы утырышында катнашырга планлаштыра», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Казанда Павел Колобков берничә зур спорт учреждениесендә булырга, объект җитәкчеләре, шулай ук анда шөгыльләнүче спортчылар һәм аларның тренерлары белән очрашулар уздырырга планлаштыра. Көн программасында – Су спорт төрләре сарае, Казан олимпия резервы училищесы һәм шәһәрнең башка зур спорт объектлары.

Кич белән Павел Колобков Гимнастика үзәгенә 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге ярышларына киләчәк. Анда ул Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Поль-Эрик Хейер Ларсен белән очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100