news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия үсеше турында фикерләшә торган Гайдар форумында катнашачак

Форумның оештыру комитетын Россиянең беренче вице-премьеры Антон Силуанов җитәкли.

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия үсеше белән бәйле темалар турында фикер алышу барачак халыкара Гайдар форумында катнаша. Бу хакта бүген Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

“Татарстан Президентының халыкара Гайдар форумында катнашачагын раслый алам”, - диде Лилия Галимова.

Ул Татарстан Президенты эш графигы нигезендә форумда катнашу 16 гыйнварга планлаштырылган булуын әйтте. Бу көнне төп чараларның берсе “Илкүләм үсеш максатлары: 2018–2024 елларга Россия стратегиясе” панель дискуссиясе була. Модератор - махсус мәгълүмати проектлар буенча “Россия” телеканалы генераль директоры урынбасары Сергей Брилев.

Дискуссиядә катнашучылар арасында Россия беренче вице-премьеры Антон Силуанов, Россия Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия икътисад үсеше министры Максим Орешкин бар.

Гайдар форумы традицион рәвештә Россия Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында уза. 2019 елда форум кысаларында 90 чара узачак. Форумда традицион рәвештә Россия һәм чит ил экспертлары, сәясәт эшлеклеләре, журналистлар һәм эшмәкәрләр, Россия Хөкүмәте вәкилләре һәм Федерация субъектлары җитәкчеләре катнаша.

Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кушуы буенча форумның оештыру комитетын Россиянең беренче вице-премьеры – финанс министры Антон Силуанов җитәкли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot