news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша

Россия Федерациясе Президенты Юлламасы – дәүләт башлыгының парламентның ике палатасына да еллык гавами мөрәҗәгате ул.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Федераль җыенга Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша. Ул Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел чара Мәскәүнең "Үзәк Манеж" күргәзмәләр залында уза.

Россия Федерациясе Президенты Юлламасы – дәүләт башлыгының парламентның ике палатасына да еллык гавами мөрәҗәгате.  Биредә илдәге эшләрнең торышына бәя бирелә һәм эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре билгеләнә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot