Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының РФ Федераль Җыенына юлламасын уку чарасында катнашты
Анда илдәге вазгыять, дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләре һ.б. турында сүз барды
(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Җыенына юлламасын уку чарасында катнашты.
Илдәге вазгыять, дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләре турындагы Федераль Җыенга юлламаны ил җитәкчесе 1100 чакырылган кеше алдында Кремльнең Георгий залында көндезге 12:00 сәгатьтә укыды. Чакырылганнар арасында Россия Федераль Җыены әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар, федерация субъектларының закон чыгару җыелышлары рәисләре, дини конфессияләр башлыклары, иҗтимагый эшлеклеләр, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары җитәкчеләре, эре массакүләм мәгълүмат чараларының җитәкчеләре булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз