news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты

Илкүләм проектлар буенча утырышта катнашучылар «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәнең төп темасы Россия Президентының 2018 елның 7 маендагы Указы нигезендә эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты турында фикер алышу булды.

«Торак һәм шәһәр мохите» проекты 5 елга исәпләнгән һәм ел саен төзелеш күләмен арттыру хисабына 5 миллион гаилә өчен торак шартларын яхшыртуны күз алдында тота», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Проектның төп максаты - уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү, шулай ук торак төзелеше күләмен елына 120 млн квадрат метрдан да ким булмаган санда арттыру.

«Торак һәм шәһәр мохите» проекты кысаларында уңайлы шәһәр мохитен кардиналь күтәрү, шәһәр мохитенең сыйфат индексын 30 процентка арттыру, имин булмаган мохитле шәһәрләр санын ике тапкыр киметү күздә тотыла.

Моннан тыш, уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруда гражданнарның турыдан-туры катнашуы механизмын булдыру, шәһәр тирәлеген үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашучы гражданнарның өлешен 30 процентка кадәр арттыру карала. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының бюджеты 1,1 трлн сум тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100