Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Һиндстан илләре башлыклары сөйләшүләрендә катнашты
Владимир Путин ассызыклаганча, эшлекле сәфәр йомгаклары буенча күп кенә документларга имза салу планлаштырыла
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында үзенең Һиндстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендры Моди сөйләшүләрендә катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләренең динамик үсешен билгеләп үтте. «Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр барлык юнәлешләр буенча алга таба бара», — дип белдерде дәүләт башлыгы, сөйләшүләрне ачып.
Владимир Путин ассызыклаганча, шушы эшлекле сәфәр йомгаклары буенча күп кенә документларга имза салу планлаштырыла, аныңча бу – ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә җитди адым.
Путин ышандырып әйткәнчә, Россия җитәкчелеге Россия белән Һиндстан арасында дистәләгән еллар буена урнаштырылган линиядән читкә китмәячәк.
Нарендра Моди, үз чиратында, белдергәнчә, Россия - Һиндстанның иң якын дусты һәм өстенлеккә ия булган стратегик партнеры.
Һиндстан Премьер-министры шулай ук белдергәнчә, сөйләшүләр башланыр алдыннан алар Путин белән шәхси очрашу уздырганнар, анда күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышканнар, һәм сөйләшүләрдә ул сәүдә-икътисадый мәсьәләләргә басым ясарга тәкъдим итте.
Сөйләшүләр барышында Россия һәм Һиндстан башлыклары катнашында килешүләргә имза салынды, дип хәбәр итә ТР Президенты матугат хезмәте "Новости" РМА на сылтама белән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз