news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты

Очрашуда мәгариф системасын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан Кремлендә очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башкалар катнашты.

Очрашуда мәгариф системасын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук тармакның актуаль темалары да кузгатылды.

  • Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты ябу тантанасында катнашачак 

news_right_1
news_right_2
news_bot