Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов – 2018 елдан бирле «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы остазы.
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләре конкурсында җиңүче Рөстәм Гомәров белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов – 2018 елдан бирле «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы остазы.
«Россия лидерлары» - илдә социаль лифтлар системасын үстерүгә юнәлгән проект. Конкурсның максаты – югары лидерлык сыйфатларына һәм идарәчел компетенцияләргә ия булган җитәкчеләрне ачу, аларны үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү.
Рөстәм Гомәров – 2018-2019 еллар конкурсында 104 җиңүченең берсе.
Очрашу барышында Рөстәм Гомәров киләчәк планнары һәм карьерасындагы перспективалар турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз