Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе кысаларында Остаз көнендә катнашты
Татарстан Президенты 2018 елдан алып Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе остазы булып тора.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе кысаларында Остаз көнендә катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рөстәм Миңнеханов остазлар өчен брифингта катнашты. Брифингны конкурсның эксперт советы рәисе, бизнес-консультант, «Персоналны үстерү һәм үзгәрешләр кертү» юнәлеше җитәкчесе Павел Безручко алып барды», – диелгән хәбәрдә.
Остаз көне кысаларында чакыртылган экспертлар финалга чыгучыларның коллектив белән идарә итү мәсьәләләрен хәл итүне һәм аларның эшен бәяли. Бүген «Эльбрус» лидерлары клубы әгъзалары катнашында фикер алышу планлаштырылган.
«Россия лидерлары» бәйгесе илдә социаль лифтлар системасын үстерүгә юнәлдерелгән. Бәйгенең максаты - лидерлык һәм идарә итү сыйфатлары югары дәрәҗәдә булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм ярдәм итү.
- Быел бәйге финалы 13-17 мартта Сочида уза. Бөтен илдән җыелган 300 иң яхшы җитәкче Россиянең иң киңкүләмле кадрлар проектында җиңү өчен көрәшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз