news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе финалына үткән татарстанлылар белән очрашты

Конкурс финалында Татарстаннан барлыгы биш вәкил катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе финалына үткән татарстанлылар белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе финалына үткән татарстанлылар белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

«Рөстәм Миңнеханов Татарстан вәкилләрен финалга чыгулары белән котлап, аларга йомгаклау этабында уңышлар теләде. Республиканың аларга һөнәри яктан үсү һәм алга таба белем алуда ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов финалга үтүчеләрнең ТР Президентының кадрлар резервы составына керәчәген әйтте.

Конкурс финалында Татарстаннан барлыгы биш вәкил катнашачак. Алар: «Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры Рөстәм Абдуллин, «Бипиум» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Никитин, «СтандартПроект» ҖЧҖнең бүлек башлыгы Рөстәм Гомәров, «Алабуга» махсус икътисади зонасының персонал сайлап алу буенча проект җитәкчесе Игнат Петухов һәм Республика клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары Владимир Жаворонков.

«Россия лидерлары» бәйгесенең финалы 13-17 март көннәрендә Сочида узачак. Анда илнең барлык федераль округларыннан 300 кеше катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot