Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия – Казахстан XIV төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты
Форумның төп эшчәнлеге "Кешелек капиталын үстерү" темасына багышланды.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында Россия – Казахстан XIV төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чиләбедә Россия – Казахстан XIV төбәкара хезмәттәшлек форумы утырышы Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев рәислегендә узды.
Форумның төп эшчәнлеге “Кешелек капиталын үстерү” темасына багышланды. Әлеге чара Россия Федерациясенең Казахстан Республикасы белән дипломатик багланышлар урнаштыруның 25 еллыгына уңаеннан узды.

“Россия һәм Казахстан – стратегик партнерлар, союздашлар. Безнең дәүләтләр багланышларны дуслык, күршелек, бер-береңә хөрмәт нигезендә үстерә бара. Алга таба да барлык өлкәләрдә багланышларны ныгытуыбызга ышанам”, – дип белдерде үз чыгышында Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы илләр арасында төбәкара хезмәттәшлекнең уңышлы баруын билгеләп үтте. Россия Федерациясе субъектлары һәм Казахстан өлкәләре арасында инде 400ләп хезмәттәшлек буенча килешүләр бар. Форумга 2018–2023 елларга Россия – Казахстан төбәкара хезмәттәшлек буенча комплекслы программа әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз