Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Россия көнендә дәүләт бүләкләре тапшырды
Россия Президенты курсы ярдәмендә, илнең абруе һәм россиялеләрнең тормыш сыйфаты тайпылышсыз үсә, диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Халыкара мәйданда Россиянең абруе, аның оборона потенциалы һәм гади халыкның тормыш сыйфаты тайпылышсыз үсә. Бу казанышларның нигезендә гражданнарның, шул исәптән татарстанлыларның көндәлек хезмәте ята. Бу фикерен Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан тантаналы кабул итү вакытында әйтте.
Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Республика Дәүләт архивының эшче һөнәренә багышланган күргәзмә экспозициясен карады. Уникаль архив фотоларында дистә еллар дәвамында республика өчен хезмәт иткән эшче һөнәрләре вәкилләре сурәтләнгән.
Шуннан соң делегация төп залга узды һәм бүләкләү тантанасы башланды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Россиянең 20 дәүләт бүләген тапшырды. Алар арасында “Ватан алдындагы хезмәт өчен”, “Җәмәгать тәртибен саклау өчен” медальләре, шулай ук “Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре”, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” мактаулы исемнәре, Россия Президентының мактау грамоталары, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар” ордены һәм башка бүләкләр бар иде.
“Россия Көне – һәрберебез өчен олы бәйрәм. Без бөек тарихы булган зур илдә яшибез. Лидерыбыз Владимир Путин курсы ярдәмендә, Россиянең хәрби-оборона потенциалы ныгый, аның халыкара абруе үсә, россиялеләрнең тормыш сыйфаты яхшыра”, - диде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз