news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» утырышында Владимир Путин сәламләвен укыды

Россиянең һәм Оешма әгъзаларының глобаль янауларга каршы торуда, төбәкләр арасында конфликтларны һәм төрле гуманитар проблемаларны хәл итүдә тырышлыкларын җайга салуы мөһим, диелә Россия Президенты сәламләвендә.

Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» утырышында Владимир Путин сәламләвен укыды
tatarstan.ru

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышын ачып, Татарстан Республикасы Президенты, Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Уфада утырышта катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укыды. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Кадерле дуслар! «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы ачылу уңаеннан барыгызны да чын күңелдән сәламлим. Бу очрашуның Россия Федерациясенең күп юнәлешләр буенча актив һәм уңышлы эшләүче Ислам Хезмәттәшлеге оешмасына 50 ел тулу уңаеннан уздырылуы бик күркәм.

Безне гадел демократик дөнья тәртибе принциплары яклы булуыбыз, халыкара эшләрдә хокукның өстенлеген тәэмин итүгә, барлык контитнентларда да тотрыклылык һәм иминлекны ныгытуга омтылуыбыз берләштерә. Россиянең һәм Оешма әгъзаларының глобаль янауларга һәм өндәүләргә каршы торуда, төбәкләр конфликтларын хәл итүдә һәм төрле гуманитар проблемаларны хәл итүдә тырышлыкларын җайга салуы мөһим.

Сезгә диниара диалогны киңәйтүгә, дини төрелелек шартларында гражданнар тынычлыгын һәм социаль тотрыклылыкны саклап калуга кагылышлы актуаль мәсьәләләр карарга туры киләчәк. Сез конструктив, эчтәлекле дискуссияләр уздырырсыз, һәм сезнең идеяләр һәм инициативалар илләребез һәм халыкларыбыз арасындагы ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытыр дип саныйм.

Сезгә ихластан уңышлар һәм яхшы ниятләр телим», диелә сәламләү текстында.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100