news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия инвестиция форумында катнашу өчен Сочига килде

Татарстан Президенты Дмитрий Медведевнең «Төбәкләр кереме, аларның салым базасы белән тәэмин ителеше» киңәшмәсендә катнаша.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Сочи-2017» Россия инвестиция форумында катнаша.

Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел форумның төп темасы – «Үсеш өчен яңа проектлар». 27 һәм 28 февраль көннәрендә узучы ике көнлек эшлекле форум программасы 27 чараны, шул исәптән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашындагы пленар утырышны да үз эченә алган.

Эшлекле форум программасы структурасы: «Яңа төбәк сәясәте. Үсеш өчен мөмкинлекләр», «Бизнес нәтиҗәлелеген арттыра бару. Үсеш өчен мөмкинлекләр» һәм «Тормыш өчен проектларны гамәлгә кертә барып» дип аталган өч тематик блоктан тора. Аларның беренчесе кысаларында төбәк сәясәтен стимуллаштыруга яңа алымнарны һәм Россия стратегик үсешендә, өстенлекле социаль-икътисади мәйдан эшчәнлегендә, төбәкләрдә инвестиция климатында төп юнәлешләр буенча өстенлекле проектларны тормышка ашыруда проект алымын куллану нәтиҗәләренә бәя бирүне карау ниятләнелә.

Эшлекле программа кысаларында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген көннең икенче яртысында төбәк җитәкчеләре белән «Төбәкләр кереме, аларның салым базасы белән тәэмин ителеше» киңәшмәсен үткәрә. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Татарстан мәйданында безнең республика һәм Иркутск, Тамбов өлкәләре, Карачай-Черкес Республикасы белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча килешүләрне имзалау көтелә.

Форум мәйданында Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец катнашында дөнья чемпионаты WorldSkills Kazan-2019га илчене багышлау тантанасы узарга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңуллина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «Иннополис» генераль директоры Игорь Носов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры Азат Кадыйров һәм башка рәсми затлар бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100