news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Россия Хөкүмәте пандемия чорында бик яхшы эшләде

ТР Президенты Михаил Мишустинның эшен югары бәяләде һәм аның алымын системалы дип атады.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). РФ Хөкүмәте пандемия фонында килеп туган проблемаларны уңышлы һәм оператив төстә хәл итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Әгәр бер яки ике көн эчендә дарулар, җиһазлар сатып алу, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү буенча тиешле карарлар кабул ителмәсә, катастрофаның масштаблары күпкә зуррак булыр иде. Бу мәсьәләдә Хөкүмәт искиткеч яхшы эш итте», - диде ТР Президенты.

ТР Президенты Хөкүмәтнең яңа башлыгы Михаил Мишустинның эш алымын һәм аның тарафыннан кабул ителгән карарларны системалы дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100