news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары медиарейтингында ике пунктка күтәрелгән

Июнь йомгаклары буенча, матбугат чараларында Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеге турында 9325 хәбәр теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары медиарейтингында ике пунктка күтәрелгән
архив

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Июнь йомгаклары буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары медиарейтингында сигезенче урынны алган. Май ае белән чагыштырганда ул ике урынга югары күтәрелгән. Әлеге рейтингны “Медиалогия” компаниясе әзерләгән.

Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеге турында матбугат чараларында 9325 хәбәр теркәлгән, ә медиаиндексы - 67 284,8.

Татарстан Президентының Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашуда Казанда Төрекмәнстан консуллыгы ачу турындагы тәкъдиме матбугатта киң яктыртылган. Шулай ук ул Төрекмәнстанга “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменә керергә тәкдим иткән.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Харбиндагы эшлекле сәфәре турында күп язылган. Ул анда Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чараларында катнашты.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне имзалавы да матбугатта хәбәр ителде. Шулай ук Татарстан Президенты Новосибирскида узган Федераль Сабан туенда һәм Самара өлкәсенең Камышлы авылында узган Х Бөтенроссия авыл Сабан туенда да катнашты.

Медиарейтингта беренче урынны Санкт-Петербург губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Беглов, икенче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм өченче урынны Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot