news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия губернатор-блогерлары рейтингында бер баскычка югары күтәрелгән

ТР Президенты гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган төбәк башлыклары рейтингында 7нче урынны алган.

Рөстәм Миңнеханов Россия губернатор-блогерлары рейтингында бер баскычка югары күтәрелгән
Рамиль Гали/архив

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның июлендә гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган губернатор-блогерлар рейтингында 7нче урынны алган. Әлеге тикшеренүне «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.

Татарстан лидеры бер баскычка югары күтәрелеп, быелның июнь аендагы рейтинг нәтиҗәләрен яхшырткан.

Гаммәви мәгълүмат чараларында блоглары иң еш телгә алына торган җитәкчеләр арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot