news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерация Советы утырышында республика потенциалын тәкъдим итәчәк

Республика Президенты Россия Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә катнаша.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль Җыены Федерация Советының пленар утырышы кысаларында республиканың икътисади, инвестицион һәм мәдәни потенциалын тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген РФ Федерация Советының пленар утырышы кысаларында «Субъект сәгате» узачак, анда Татарстанның икътисади, инвестицион һәм мәдәни потенциалы тәкъдим ителәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Субъект сәгате»нең спикеры булачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot