news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия ДОСААФ рәисе Александр Колмаков белән очрашты

Очрашу барышында яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга әзерлекнең төп бурычлары турында фикер алыштылар

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ДОСААФ рәисе генерал-полковник Александр Колмаков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Радий Зарипов, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Колмаков яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга әзерлекнең төп бурычлары турында, шул исәптән аларны конкрет хәрби белгечлекләргә өйрәтү буенча, фикер алыштылар. Моннан тыш, сүз яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү турында да барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Россия ДОСААФ рәисе сүзләренчә, бүген хәрби частьларның күбесе комплектлауның катнаш принцибын кулланалар: армиягә чакырылучылар хәрби бурычларны профессионаллар белән бергә үтиләр. Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада бу юнәлештә зур эшләр башкарылган. Аерым алганда, Татарстан гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм армиягә чакыру буенча берничә мәртәбә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы конкурсында җиңеп чыкты. Татарстанда спорт хәрәкәтен үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау хәрби хезмәткә чакырылачак яшьләр белән эшләүдә җитди нәтиҗәләргә китерә, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Искәртеп үтәбез: генерал-полковник Александр Колмаков Россия ДОСААФ рәисе вазыйфасына 2014 елның декабрендә кереште.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                                  

news_right_1
news_right_2
news_bot