Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Абу-Дабида
Моннан тыш, Россия делегациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлеге җитәкчеләре, хәрби ведомстволары вәкилләре һәм башкалар белән очрашуы ниятләнгән
(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре).
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов "IDEX-2015" халыкара оборона күргәзмәсен ачуда катнаша.
Моннан тыш, Россия делегациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчеләре, хәрби ведомстволары вәкилләре һәм башкалар белән очрашуы ниятләнгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы эшләр министры, шәех Абдалла бен Зәед Әль-Нахайян белән очрашу да көтелә, ул шулай ук Сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе рәистәше дә булып тора.
Визит 2015 елның 23 февраленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз