Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының волонтерлыкка багышланган утырышында катнашты
Хөкүмәт 2025 елга кадәрге Иреклеләр үсеше, волонтерлык концепциясен эшләде, дип хәбәр итте Россия Президенты Владимир Путин Кремльдәге утырышта.
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кремльдә “Иреклеләр үсеше (волонтерлык) һәм социаль ориентлашкан оешма турында”гы мәсьәлә буенча Россия Дәүләт Советы утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта Россиядә Иреклеләр һәм волонтерлар елы нәтиҗәләре, иреклеләр хәрәкәте һәм социаль ориентлашкан оешма планнары турында фикер алыштылар.
Россия Президенты 2018 елның Иреклеләр елы буларак игълан ителгәнлеген искә төшерде. Ул аерым бер кешеләрнең язмышында ярдәмле булган өчен рәхмәт белдерде.

“Тагын бер кат әйтәсем килә: гражданнарның күбесе бүген безнең киңәшмәдә катнашканнар үрнәгендә булырга омтыла һәм һаман күбрәк кеше төгәл ярдәм кирәк булган кыен, дөреслекне торгызырга кирәк булган җиргә бара”, - диде Путин.
Россия Президенты волонтерлык ярдәме дәвам итәчәгенә ышандырды. “Хөкүмәт 2025 елга кадәрге Иреклеләр үсеше, волонтерлык концепциясен әзерләде, инде эшләде”,- дип хәбәр итте Владимир Путин.
- “Татар-информ” Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советының иреклеләр үсеше утырышы вакытында Мәскәү Кремлендә куелган Яңа ел чыршысыннан теләкләр язылган өч уенчыкны алды дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз