news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының төбәкләр проблемалары буенча консультатив комиссиясенә кергән

Комиссия составында - РФ субъектларының уңышлы саналган 19 башлыгы

(Казань, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының махсус консультатив комиссиясе составына кергән. Бу хакта РФ Президентының "РФ Дәүләт Советы консультатив комиссиясе составын раслау турында"гы 350нче боерыгында әйтелгән.

Комиссия составына үз вазифаларында нәтиҗәле эш күрсәткән  федерациянең 19 субъекты башлыгы кергән. Алар арасында, Рөстәм Миңнехановтан тыш, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, Ненец автономияле округы башлыгы Игорь Кошин, Волгоград өлкәсе җитәкчесе Андрей Бочаров һәм башкалар бар.

Консультатив комиссиянең төп функциясе - төбәк сәясәте үсешенең төп юнәлешләрен билгеләүдә катнашу.  Чарада катнашучыларның барысына да чакыру телеграммалары юлланган. Аңарда, комиссия Президентка ил һәм аның субъектларының аеруча мөһим социаль-икътисади үсеш проблемаларын билгеләүдә ярдәм итү өчен чакырыла, диелгән. Аның составы дәүләт башлыгы тарафыннан губернаторлар корпусы арасында югары эшчәнлек нәтиҗәсенә ирешкән төбәк җитәкчеләре арасыннан сайлана.

Төбәкләрнең уңышлы саналган 19  башлыгы арасына Гражданнар җәмгыятен үстерү фондының нәтиҗәлелек рейтингында иң яхшы позицияләрне биләүчеләр кергән, дип яза "Известия".

Комиссия утырышлары елга ике тапкыр узачак. Яңа комиссиянең беренче утырышы 23 декабрьгә билгеләнгән, анда төп мәсьәләләр бюджетара мөнәсәбәтләр проблемалары һәм төбәкләрдә кризиска каршы көрәш булачак.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100