news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында катнашучыларны сәламләде

Утырышны «Казан Экспо» мәйданчыгында Новосибирск өлкәсе губернаторы уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында катнашучыларны сәламләде
tatarstan.ru

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Указында куелган максатларны гамәлгә ашыру күп очракта илдә мәгариф һәм фәнни өлкә үсешенә бәйле. «Без мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр системасын үстерүнең күптәнге традицияләренә таянабыз», - дип сөйләде Президент, республиканың әлеге өлкәләргә аерым игътибар бирүен дә әйтте.

Шулай итеп, Казан федераль университетына быел нигез салынуга 215 ел тула, Туполев исемендәге Казан техник университеты белән Казан технология университеты үзләренең юбилейларын билгеләп үтте. Татарстан Фәннәр академиясенең өч дистә еллык тарихы бар.

«Безнең тырышлыгыбыз фәнни-мәгариф инфраструктурасын алга таба камилләштерүгә һәм фәнни тикшеренүләрнең яңа юнәлешләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул яңа типтагы уку йортлары итеп Казан Халыкара мәктәбе, Иннополис университеты, КФУ IT-лицее эшчәнлеген мисал итеп китерде.

Президент сүзләренчә, республикада Россия Мәгариф һәм фән системасында алдынгы позицияләрне саклап калу өчен кирәкле алшартлар бар.

Эш төркеме утырышын «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100