news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының экологиягә багышланган утырышында катнашты

Мәскәүдә утырыш Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә узды.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин үткәргән Россия Дәүләт Советы утырышында катнашты. Киләчәк буыннарның мәнфәгатен кайгыртып, илнең экологик яктан үсеше мәсьәләләренә багышланган утырышны ачып, Владимир Путин, 2017 ел Россиядә Экология елы буларак игълан ителүен, ә Россиянең күптән түгел расланган фәнни-технологик үсеш стратегиясендә экология юнәлеше өстенлекле булуын искәртте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

“Безне озак вакытка – 20-30 елга сузылачак эш көтә. Ләкин әгәр бу юнәлештә колачлы чаралар күрүне башламасак, көндәлек эшләргә акча җитмәвенә сылтап, бер урында таптанып торачакбыз, - бу безгә стратегик максаттагы бурычларны чишүгә алынырга мөмкинлек бирмәячәк. Бу эшләрне башкача киләчәккә калдырып булмый”, - дип белдерде Владимир Путин утырышта. Ул шулай ук Россиянең ресурслар мөмкинлеге Җир шары дәрәҗәсендә әһәмияткә ия булын да әйтте.

“Безнең илебез эчәргә яраклы суның зур запасларына, урман байлыкларына, биотөрлелеккә ия һәм дөнья өчен ул экологик донор кебек биосфера тотрыклылыгының 10 процентын тәэмин итә”, - диде Россия Президенты һәм өстенлекле чишелеш таләп иткән кискен экологик проблемаларны билгеләп узды.

"Төп мәсьәлә – атмосферага зарарлы матдәләр чыгуын, аларның сулыкларга, туфракка ташлануын бик нык киметүгә ирешү, беренче чиратта сәнәгатьте технологик яктан яңартырга, яхшырак үтемлерәк технологияләрне кертергә кирәк. Кайбер эре компанияләр инде әйләнә-тирәлекне саклау буенча үз программаларын тормышка ашыра, ләкин без беләбез, бөтен предприятие дә бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирми”, - диде Владимир Путин.

Утырышта доклад белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской, Россия Президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт буенча махсус вәкиле Сергей Иванов, Россиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Шохин һәм башка затлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100