news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы утырышында катнашачак

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә булачак.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Бүген Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узачак Россия Дәүләт Советы утырышында катнашачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Дәүләт советы утырышы Владимир Путин рәислегендә узачак.

Кичке якта Рөстәм Миңнеханов Россиядә Хәрби комиссариатлар оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган тантанада катнашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot