news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының яңа форматтагы утырышында катнаша

Татарстан Президентын РФ вице-премьеры Татьяна Голикова һәм РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко белән бер өстәл артына утыртканнар.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының 2024 елга кадәр Россияне үстерү буенча илкүләм максатларны һәм стратегик бурычлар үтәлешенә багышланган утырышында катнаша.

Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә Ялтадан 20 чакрым ераклыкта «Мрия» курорт комплексында уза.

Россия Президенты бу утырышның гадәти булмаган форматта узуын әйтте.

«Сез ике көнлек сессиягә җыелдыгыз, кичә эшләдек, бүген иртәдән эшлибез. Тема бик мөһим – агымдагы елның май указларын гамәлгә ашыру. Илдә вазгыять яхшыга үзгәрсен өчен сәламәтлек саклау, мәгариф кебек мөһим юнәлешләр, инфраструктура һ.б. буенча алга китүгә ирешергә кирәк», - диде Путин.

Дәүләт Советы Президиумының яңа форматы губернаторларның тематик өстәлләр артында, Россия Президенты үзәктә булуы, кирәк булган очракта һәр өстәл артына килеп утырырга мөмкин булуыннан гыйбарәт.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф» һәм «Фән» кебек стратегик юнәлешләр буенча карарлар кабул ителә торган өстәлгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot