news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы президиумы составына керде

Конституцион дәүләт органының яңартылган составын  Россия Президенты Владимир Путин җитәкләде.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы президиумы составына керде
Владимир Васильев

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы президиумы составына кертелде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе Дәүләт Советы составын раслау турында»гы Указны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

«Әлеге указ имза куелган көннән үз көченә керә», диелә документ текстында.

Дәүләт Советының яңартылган составына губернаторлар, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы спикерлары, Тулы вәкаләтле вәкилләр, парламент партияләре лидерлары, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та керде.

Россия Дәүләт Советы — ул хакимият органнарының килешеп эшләвен тәэмин итү, шулай ук илнең эчке һәм тышкы сәясәте юнәлешләрен һәм социаль-икътисади үсешнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү максатларында Россия Президенты тарафыннан формалаштырыла торган Конституцион дәүләт органы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100