news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты

Утырыш Петербург икътисади форумы кысаларында булды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты
president.tatar.ru

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының консультатив утырышында катнашты. Утырыш "Милли проектларны гамәлгә ашыру: төбәк бюджетларының мөмкинлеге һәм тотрыклылыгы" темасына багышланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырыш Петербург икътисади форумы кысаларында булды. Аны РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко уздырды. Биредә федераль ведомство һәм министрлык җитәкчеләре, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко катнашты.

Берничә губернатор чыгыш ясады, алар төбәкләрендәге вазгыять турында сөйләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot