news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы эшче төркеме утырышында катнаша

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Мәскәүгә бара.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы эшче төркеме утырышында катнаша

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча эшче төркем утырышы, шулай ук калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә катнаша. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Президентының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советының эшче төркем утырышында катнашуы көтелә», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова искәрткәнчә, төзелеш тармагында бәяләрне формалаштыру утырышның төп темаларыннан берсе булачак, чөнки торак буенча илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру нәкъ менә шуңа бәйле.

«Моннан тыш, 2019 елның февралендә Иннополиста узган РФ Дәүләт Советы президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарлар хакында да фикер алышачаклар», - диде Лилия Галимова.

Көннең икенче яртысында ТР Президенты каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә катнашырга ниятли. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – Россия финанс министры Антон Силуанов үткәрә.

Татарстан, Россиянең калган төбәкләре кебек үк, 2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итүдә яңа системага күчте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100