news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Россия Дәүләт Думасына сайлау уздыру буенча җитди эш көтә

«Бөтен иҗтимагый-сәяси системаның өлгергәнлеген сынау рәвешендә зур кампания көтелә. Ул гади булмаган вазгыятьтә узачак дип әйтергә була», - диде Президент.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Безне Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау үткәрү буенча җитди эш көтә. Сайлау Бөтенроссия тавыш бирү көнендә — 19 сентябрьдә узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында әйтте.

Ул «Бердәм Россия» партиясе марттан майга кадәр депутатларга кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирү кысаларында төрле чаралар уздырачагын искәртте.

«Бөтен иҗтимагый-сәяси системаның өлгергәнлеген сынау рәвешендә зур кампания көтелә. Ул гади булмаган вазгыятьтә узачак дип әйтергә була: икътисадны торгызу, пандемиянең тискәре нәтиҗәләре белән көрәш, илгә тышкы басым. Бу шартларда барлык конструктив-сәяси максатларны берләштерү мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Максат бер — ил үсеше, гражданнар иминлеге арту», — диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot