news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссия утырышында катнаша

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Чехия Республикасы арасындагы үзара товар әйләнеше 40 процентка артып, 632 миллион долларга җиткән.

Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссия утырышында катнаша
архив

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Россия һәм Чехия хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссиядә катнашу өчен Чехиягә барачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада сишәмбе көнне сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Чехия Республикасына сәфәр кылачак. Визитның төп максаты – икътисади, сәнәгый, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия - Чехия хөкүмәтара комиссиясендә катнашу», - диде Галимова.

Хөкүмәтара комиссия утырышы 6 мартта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм аның чех коллегасы Марта Новакова рәислегендә узачак.

Моннан алдагы киңәшмә Казанда 2018 елның 7 декабрендә үткән иде. Ул чагында яңа тышкы базарларны бергәләп үзләштерү турында килешүгә ирешелде, дип искәртте Галимова. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Чехия Республикасы арасындагы үзара товар әйләнеше 40 процентка артып, 632 миллион долларга җиткән.

«Республика Президенты шулай ук Чехия Президенты Милош Земан белән очрашуда да катнашырга ниятли. Очрашуда Россия – Чехия мөнәсәбәтләрен үстерү перспективалары, аерым алганда Татарстан Республикасы һәм Чехия дәрәҗәсендә төбәк хезмәттәшлеге хакында фикер алышачаклар», - дип сүзен йомгаклады Казан Кремленең рәсми вәкиле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot