news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуында катнашты

Бүген Россия-Чехия икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең 11нче утырышы уза.

Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуында катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова.

Прагада утырышта чыгышында Марта Новакова сүзләренчә, катлаулы вазгыять булуга карамастан, Россия белән Чехия арасында товар әйләнеше арта. Уңышлы хезмәттәшлек мисалы итеп Марта Новакова кичә Чехиянең Простеев шәһәрендә «Данафлекс» Россия компаниясенең яңа җитештерү ачуын китерде.

Үз чиратында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдергәнчә, Россия белән Чехиянең үсәр нокталары бар, бу – гамәлгә ашырылырга мөмкин булган инвестицион проектлар.

Моңарчы Марта Новакова, Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең 11 нче утырышында авиация сәнәгате өлкәсендә Россия белән Чехия хезмәттәшлеген активлаштыру мөмкинлеге дә каралачак, дигән иде

Бүген Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең 11нче утырышы, шулай ук Россия-Чехия эшлекле форумы узачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100