news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов "Россия блогерлары - ТОП-15" исемлегендә позициясен ныгытты - Медиалогия

Мәгълүмат-аналитик системада республика президенты ике урынга өскә менде.

 (Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия блогерларының ТОП-15 рейтингында үз позицияләрен ныгытты. Рейтинг блогерларның сүзләрен цитаталаштыру нәтиҗәләре буенча "Медиалогия" мәгълүмат-аналитик системасы тарафыннан төзелә.

Октябрьдә республика лидеры ике позиция югары менде, хәзер 94,28% цитаталаштыру күрсәткече белән ул алтынчы урынны били. Президент Инстаграмында иң популяр язма аның Севастопольне һәм Ерак Көнчыгышны яңа банкноталар өчен бәйгедә җиңүләре белән котлавы булган.

Рөстәм Миңнехановтан бераз гына югарылыкта Крым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов тора. Ул Фейсбукта Италия эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек оештыру турында язган булган. Шунысын да әйтергә кирәк, Аксенов, сентябрь күрсәткечләре белән чагыштырганда, 5 позициягә "үскән". Дүртенче һәм өченче позициядә рейтингның яңа кешеләре - RT телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян һәм күп тапкыр дөнья чемпионы, Кушма көрәш төрләре Союзы президенты Федор Емельяненко.

Беренче ике позициядә рокировка - РФ Тышкы эшләр министры вәкиле Мария Захарова Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка оттырды.

"Медиалогия" мәгълүмат-аналитик системасы рейтингы 34,6 мең чыганак буенча төзелә - Россия ММЧлары: телевидение, радио, басма матбугат чаралары, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет ММЧ.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100