news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Россия белән Франция мөнәсәбәтләренә уңай өлеш кертергә телибез”

ТР Президенты төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуын белдерде

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Жан-Морис Рипер җитәкчелегендәге Франция эшмәкәрләре делегациясе белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

“Без Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов делегация әгъзаларын сәламләп. - Без даими рәвештә делегацияләр алмашабыз, мин шәхсән берничә тапкыр бу илдә булдым. 20 ел дәвамында Франциядә Татарстан вәкиллеге, Казанда Франция Республикасы виза үзәге, шулай ук "Alliancе Francaise" мәдәният үзәге эшли”, - дип искәртте.

Татарстанда Франциянең "Schneider Electric", "Air Liquid" компанияләре уңышлы эшли, "Saint Gobain" “Алабуга” МИЗ да пыяла җитештерү буенча ике завод төзелешендә Төркиянең “Шишеджам” компаниясе партнеры булып тора, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. “Безнең хезмәттәшлекнең югары технологияле характер алуына бик шатбыз. Югары технологияле мәйданчыкларны үстерү мәсьәләләрендә без Франциядән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз”, - диде Татарстан Президенты.

ТР Президенты шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде. “Әлбәттә, без Франция инвесторларын Татарстанда проектлар гамәлгә куярга җәлеп итү белән кызыксынабыз”, - диде ул.

Республика башлыгы фикеренчә, Татарстан Франция туристлары өчен кызыклы булыр иде. Туристлар агымын арттыруны Франция белән туры авиаэлемтә булмау тоткарлый.

“Безнең республика белән кызыксынып бирегә килүегез өчен рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов делегация әгъзаларына. – Без бергәләп мөмкинлекләребезне активлаштырырга тиеш”.

Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Жан-Морис Рипер, үз чиратында, республика җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Безгә Казанда булу рәхәт. Мин әле Россиядә бер генә ел эшлим, әмма Россия Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән генә чикләнмәвен аңлыйм. Шуңа күрә мин төбәкләр белән танышырга телим”, - диде дипломат. 

Хәзерге катлаулы чорга карамастан, Франция өчен Россия белән мөнәсәбәтләр бик мөһим, дип ассызыклады ул. “Илләребез арасында мөнәсәбәтләрнең катлаулы чоры  узсын өчен без бергә эшләячәкбез”, - дип белдерде Жан-Морис Рипер. Аның сүзләренчә, Франция мөнәсәбәтләрне рәсми дәрәҗәдә генә түгел, ә халыклар, кешеләр арасында да үстерергә тели.

Жан-Морис Рипер "Air France"  авиакомпаниясе җитәкчесе игътибарын, Франциядән туры авиарейслар өчен яңа пунктлар сыйфатында, Россиянең миллион кеше яши торган шәһәрләренә юнәлтүе турында сөйләде.

Илче Рөстәм Миңнехановка "Alliancе Francaise" мәдәният үзәгенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Без үзәкнең эшчәнлеген үстерергә телибез, мөгаен, безгә сезнең ярдәмегез кирәк булыр”, - дип мөрәҗәгать итте Жан-Морис Рипер Татарстан Президентына.

Ул Россия белән Франция арасындагы вузара хезмәттәшлек үсешен, студентлар белән актив алмашуны билгеләп үтте, шулай ук бу эшләрне киңәйтергә тәкъдим итте.
“Без фән һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга телибез һәм КФУ ректоры белән очрашуда шул хакта фикер алышырга ниятлибез”, - дип белдерде дипломат. 

Очрашуда Татарстанда эшләүче "Schneider Electric", "Air Liquid", "Леруа Мерлен" сәүдә челтәрләре һәм "Декатлон" компанияләре вәкилләре агымдагы эшләр һәм үсеш алу өчен яңа проектларны гамәлгә кую турында сөйләделәр.

“Сезнең визитны югары бәялибез һәм бу катлаулы чорда Россия белән Франция мөнәсәбәтләренә уңай өлеш кертергә телибез”, - дип тәмамлады сүзен Президент Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. 

Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100